90 СЕЗОН

Яңалыклар

Фәнис Мөсәгыйтовны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 2 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре МӨСӘГЫЙТОВ ФӘНИС НАИЛ улының туган көне!

Хөрмәтле Фәнис Наил улы, Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Театрыбызны үстерүдә, аны читкә танытуда зур уңышларга ирешүегезне, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз!