90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин “Үткән юлың данлы театр!” экскурсиясе уздырыла

Тинчурин театры музеенда тамашачылар өчен чираттагы “Үткән юлың данлы театр!” дип аталган экскурсия үткәрелде. Экскурсияне музей хезмәткәре Файзрахманова Наилә Самат кызы уздырды.

Тинчурин театры музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова сөйләвенчә, театр музеенда экскурсияләр спектакльгә килгән тамашачылар өчен оештырыла.

Экскурсия вакытында Кәрим Тинчурин белән бәйле булган истәлекләр, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган кызыклы фактлар сөйләнелә, шәхси әйберләре һәм архив документлары белән танышып була. Экскурсия музейда уза.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин “Үткән юлың данлы театр!” экскурсиясе уздырыла Тинчурин “Үткән юлың данлы театр!” экскурсиясе уздырыла
Тинчурин “Үткән юлың данлы театр!” экскурсиясе уздырыла Тинчурин “Үткән юлың данлы театр!” экскурсиясе уздырыла