91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры яңа сезонны рәсми рәвештә 15 сентябрьдә ача

Тинчурин театры яңа сезонны 15 сентябрьдә – татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә ача. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр төрле чаралар әзерли.

10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салыначак. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнаша.

11.30 сәгатьтә  К.Тинчурин паркында драматург бюстына чәчәкләр куелачак.

16.15 сәгатьтә тамашачыларны Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак.

17.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Җилкәнсезләр» спектакле (режиссер – Туфан Имаметдинов) күрсәтеләчәк.

Тинчурин театры яңа сезонны рәсми рәвештә 15 сентябрьдә ача
Тинчурин театры яңа сезонны рәсми рәвештә 15 сентябрьдә ача