90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде

Тинчурин театрының “Идегәй”, “Хан кызы Турандык”, “Мәдинә” спектакльләре  2023 елгы “Тантана” премиясенең 5 номинациясендә тәкъдим ителә. 17 мартта  «Тантана-2023» республика театраль премиясен тапшыру Комиссиясе утырышы булды, аның нәтиҗәләре буенча номинантлар билгеләнде.

Режиссер Туфан Имаметдиновның «Идегәй» спектакле «Зур формада иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүгә дәгъва итә. “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат” номинациясе өчен Туктамыш хан ролен башкаручы Ирек Хафизов “бил алыша”. Шул ук номинациядә «Хан кызы Турандык» спектаклендә (режиссеры Сәрдәр Таһировский) Алтын хан ролен  уйнаган Зөфәр Харисов  тәкъдим ителде.  Турандыкны уйнаган Әдилә Хәсәнова «Дебют» номинациясендә җиңү яулар дип өметләнәбез. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Илгиз Зәйниев куйган “Мәдинә” спектаклендә төп рольне башкаручы Резедә Сәләхова җиңәр дип уйлыйбыз.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының  «Тантана-2023» Театраль премиясе  җиңүчеләре  2023 елның 27 мартында Халыкара театр көнендә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә игълан ителәчәк.

Ел саен уздырылучы «Тантана» республика театраль премиясе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан булдырылды. Премия театр әһелләренә театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм җәмәгать эшләрендә ирешкән уңышлары  өчен бирелә.

2023 елда  премия конкурс нигезендә әлеге номинацияләр буенча тапшырылачак: «Дебют», «Иң яхшы эпизодик роль», «Курчак театрының иң яхшы актеры», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)», «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль  (балет, заманча хореография, пластикалы спектакль)», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Актерлар ансамбле өчен», «Балалар өчен иң яхшы спектакль», «Кече формада иң яхшы спектакль», «Зур формада иң яхшы спектакль», «Иң яхшы музыкаль спектакль», «Эксперимент» и «Намус һәм тугърылык».

«Идегәй» спектаклен Тинчурин театрында  26 апрельдә карый аласыз:

https://tinchurinteatr.ru/ru/repertoire/ideg%d3%99y-1666970599/

«Хан кызы Турандык»ны исә – 28 мартта һәм 4 апрельдә

https://tinchurinteatr.ru/ru/repertoire/han-kizi-turandik-1660728176/

Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде
Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде Тинчурин театры спектакльләре “Тантана-2023” премиясенә тәкъдим ителде