90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Тукай кичәсе әзерләнә

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңае белән Кәрим Тинчурин театрында 26 апрельда шигърият кичәсе узачак.

Кичәдә Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Сәкинә Минханов Тукайның шигырьләрен һәм җырларын башкарачак. Тамашачылар өчен театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры татар көйләрен уйнаячак.

Шулай ук театр музеенда Розалия Чабатова җитәкчелегендә “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән викторина оештырыла. Викторина вакытында тамашачыларга Тукайга багышланган сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, Тукай шигырьләрен сөйлиячәк. Аеруча зур тырышлык күрсәткән тамашачыларга бүләкләр дә биреләчәк.

Кичә 17.30 сәгатьтә башлана.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында Тукай кичәсе әзерләнә Тинчурин театрында Тукай кичәсе әзерләнә
Тинчурин театрында Тукай кичәсе әзерләнә Тинчурин театрында Тукай кичәсе әзерләнә