90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллинны искә алалар

15 июньдә Кәрим Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллиның “Төш” спектакленең 10 еллыгы билгеләп үтелә. “Төш” спектакле – Т.Миңнуллинның исән чагында сәхнә күргән иң соңгы әсәре.

“Төш”нең 10 еллыгы хөрмәтенә театр музеенда Т.Миңнуллинга багышланган күргәзмә эшлиячәк, фойеда Тинчурин театры актерлары Т.Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны башкарачак. Моннан тыш дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры камера оркестры уйнап торачак.

Шулай ук спектакль алдыннан сәхнәдә Туфан Миңнуллинны искә алу планлаштырыла. Чарада әдипнең якташлары – Кама Тамагы районы хакимияте вәкилләре дә катнашачак.

Тинчурин театрында Туфан Миңнуллинның 1968 елдан башлап 20гә якын әсәре сәхнәгә куела. “Ак тәүбә, кара тәүбә” пьесасы хәтта өч тапкыр куела һәм хәзер дә зур уңыш белән бара. Бүген театр репертуарында авторның “Алай түгел, болай ук”, “Төш”, “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” әсәрләре бар.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллинны искә алалар
Тинчурин театрында драматург Туфан Миңнуллинны искә алалар