90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Сәйдәш. Йокысызлык”: премьера – 16, 17, 18 декабрь!

Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер?

Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме?

Без үзебез кемнәр? Хакыйкатьләр һәм кыйммәтләр алышынып торган дөньяның вак бер өлешләреме? Нигә гармония югалды җаннарыбыздан?

«Сәйдәш. Йокысызлык» – беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап эзләү. Бөек композитор биографиясе һәм иҗатындагы нинди лабиринтлар буйлап йөргәнебез юк? Ул лабиринтлар аша узганнан соң, инде элеккеге була алырбызмы?

Спектакль тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Аларның мәңгелек биюе безнең йөрәк аша узып, нәрсә җимерә һәм нәрсә тудыра ала?

Без бу лабиринтка керергә әзерме?

Режиссер – Резеда Гарипова.

Билетлар сатуда:

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: https://tinchurinteatr.ru/ru/shows/