90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сезне «Умай» лабораториясенә багышланган пресс-конференциягә чакырабыз

Матбугат конференциясе 1 март көнне 11: 00 сәгатьтә Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча Татмедиа бинасында узачак.

21-23 апрельда Тинчурин театрында Казан консерваториясе белән берлектә башланган опера лабораториясенең йомгаклау этабы узачак. 23 апрель тамашачылар лабораторияда әзерләнгән операларның премьерасын күрә алачак.

Лабораториянең максаты – татар телендә өч кыска камера операсы булдыру. Лаборатория төрки халыклар данлаган Умай хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталды. Бу лаборатория татар хатын-кызының милли мәгърифәткә, тарихи үзгәрешләргә керткән өлешенә багышлана.

“Умай” – татар театрында беренче феменистик проект, шуңа күрә, анкета тутырып иҗат этабына узган катнашучылар да хатын-кызлар. Алар – төрле яшьтәге, төрле карашлы шагыйрәләр, драматурглар, композиторлар.

Лабораториянең кураторлары – Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, культуролог Энҗе Дусаева, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыка белгече Анна Сокольская.

Сәхнәгә әсәрләрне Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге режиссерлар лабораториясе катнашучылары куячак. Премьералар апрель аенда Тинчурин театры сәхнәсендә узачак.

Лабораториядә шагыйрьләр, драматурглар: Лилия Гыйбадуллина, Энҗе Гыйззәтова, Динә Сафина, Ольга Тараканова, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова; композиторлар: Лилия Исхакова, Анастасия Костюкова, Алсу Сөнгәтуллина, рәссам Лилия Имаметдинова катнаша. Тарихчылар Гүзәлия Гыйматдинова, Лилия Габдерәфыйкова “Умай”да эксперт буларак чыгыш ясый. Проектның менеджеры – Дая Бекирова.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге