90 СЕЗОН

Яңалыклар

Мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивале гала-концерт белән тәмамланды

Татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивалендә барлыгы илебезнең төрле төбәкләреннән 100 дән артык бала катнашты. 2021 нче елның 22 нче ноябрендә фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Иҗат бәйгесе К.Тинчурин исемендәге Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең дәвамы буларак узды. Биредә укучылар Кәрим Тинчурин әсәрләре һәм милли классик драматургиянең асыл үрнәкләре буенча спектакльләрдән өзекләр, монологлар, җырлар һәм башка иҗади номинацияләрдә көч сынашты.

Тантаналы ябылу кичәсендә фестивальдә катнашучыларны ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Заһидуллин, язучы Марат Закир һәм башка күренекле шәхесләр котлады. Быел бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Чувашия Республикалары, Ульяновск, Самара, Киров һәм башка өлкәләрдән мәктәп укучылары актив катнашты.

Театр директоры һәм фестивальнең инициаторы Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты ясый. Ул укучыларга мөрәҗәгате вакытында: “Фестивальне Кәрим Тинчурин театрында уздыру аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки бу сәхнәдә күренекле татар театры корифейлары иҗат иткән. Без фестиваль киләчәктә үз чикләрен тагын да киңәйтер, ә барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр татар мәдәниятенең билгеле вәкилләре булырлар дип ышанып калабыз” диде.

Гала-концертта укучылар спектакльләрдән өзекләр уйнадылар, монологлар сөйләделәр, җырлар башкардылар. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов әйтүенчә, фестиваль укучыларны милли театр сәнгатенә, драматургиягә, әдәбиятка, музыкага, хореографиягә тарту һәм үсеп килүче буында ана теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Фестивальнең төп бүләкләрен Минзәлә гимназиясе укучылары (“Спектакльдән өзек” номинациясендә гран-при), Киров өлкәсеннән Әминә Кашапова (“Спектакльдән монолог” номинациясендә гран-при), Актаныш районыннан Сөмбел Харисова (“Спектакльдән җыр” номинациясендә гран-при) һәм Чистай шәһәреннән Эвелина Битнер (“Спектакльдән рәсем-эскиз” номинациясендә гран-при) яулады.

Җиңүчеләргә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин театры, ТР Язучылар һәм Рәссамнар берлеге әзерләгән махсус бүләкләр тапшырылды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры V Бөтенроссия фестивален ТР Язучылар һәм Рәссамнар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрде.