90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Могҗиза” студиясе – Теләчедә

1 июнь – Балаларны яклау көне алдыннан Тинчурин театрының сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” театр студиясе Теләче районында иҗади сәфәрдә булды.

Студия артистлары һәм аларның укытучылары Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова, актер Салават Хәбибуллин әти-әниләр белән очрашты, “Туган авыл” ресторанында кунакта булды.

1 июнь, 10.30 сәгатьтә “Могҗиза” студиясе Тинчурин театрында Илфак Хафизовның “Миһербанлык” спектаклен күрсәтеп, быелгы сезоннарын яба.

“Миһербанлык” дип исемләнгән фентези тормыш авырлыкларын җиңү, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләү һәм хыялларны тормышка ашыру хакында”, диде Могҗиза” студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова.

Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә.

Тинчурин театры матбугат үзәге

“Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә
“Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә “Могҗиза” студиясе – Теләчедә