90 СЕЗОН

Яңалыклар

Котлыйбыз!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының директор урынбасары Шакиров Марсель Рузил улына, күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Хөрмәтле Марсель Рузилевич! Театр коллективы исеменнән Сезне әлеге дәрәҗәле исем алуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!