90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Кара пулат» премьерасына – 2 көн!

18-22 майда – биш көн дәвамында Кәрим Тинчурин сәхнәсендә композитор Элмир Низамовның “Кара пулат” операсы куелачак. Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. “Кара пулат” 2015 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фонды ярдәмендә әзерләнде.

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, “Кара пулат” операсы Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга гына булып калмыйча, ислам динен кабул итүгә багышланган чараларга килгән чит ил кунакларына татар тарихы, музыкасы, әдәбияты белән танышуга мөмкинлек тудыра.

«Опера-риваять Тинчурин театры сәхнәсендә 2015 елда уңышлы куелды. Татар операсын Казан, Мәскәү тамашачылары яратып кабул итте. Татарстанның тарихи һәм мәдәни традицияләрен күрсәткән әлеге әсәрнең сәхнәгә кайтуы татар сәнгате үсешенә үз өлешен кертер” -, дип уртаклашты Фәнис Мөсәгыйтов.

Операда төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Шулай ук спектакльдә Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калисләмова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов, Динә Венедиктова, Динар Хәйбуллин, Руслан Хәбибуллин һәм башкалар катнаша. “Кара пулат”та Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров та чыгыш ясый.

“Кара пулат”ның иҗат төркеме турында берничә сүз әйтик. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, режиссеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижер – М.Җәлил премиясе лауреаты Ильяс Камал, рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссамы – Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстеры – Динә Венедиктова, концертмейстеры – Айгөл Зәйнуллина.

Билетлар!

https://tinchurinteatr.ru/repertoire/chyornaya-palata-1650276103/

Тинчурин театры матбугат үзәге

«Кара пулат» премьерасына – 2 көн!
«Кара пулат» премьерасына – 2 көн!