90 СЕЗОН

Яңалыклар

Дирижер Ильяс Камалның авторлык кичәсе узды

“Идел-Урал” һәм “Казан вальсы”: Дәүләт Зур концерт залында Ильяс Камалның авторлык кичәсе узды.

Солдат балладасы һәм шагыйрь тәүбәсе. Оркестр биюе һәм кыл-кубыз җыры. Кошлар хоры һәм ауга чакыру авазлары. Боларның барысын да Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камалның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үткән авторлык кичәсендә ишетергә мөмкин иде.

Элитар музыкаль тантана төрки халыкларның музыкаль традицияләренең байлыгын кабат раслады. М.Җәлил премиясе лауреаты аларның күптөрлелеген тамашачыга сәхнәдә өч төрле амплуада — композитор, солист һәм дирижер буларак чыгыш ясап җиткерде. И.Камал – көйләр агышын нечкә тоемлаучы һәм пленэр образлар остасы. Бу Ринат Халитов җитәкчелегендәге TATARICA Казан консерваториясе коллективы башкарган оркестр өчен музыкаль әсәрләр һәм концерт программасында урын алган романслар, опера фрагментлары, фольклор җырларның яңа аранжировкалары яңгыраганда да ачык чагыла.

Автор табигатьнең тавышлы картиналарын һәм татар көйләренең затлы бизәкләрен милли уен кораллары ярдәмендә тапшыра. Кичәдә автор, премьера сыйфатында, оркестр белән курай өчен фантазия тәкъдим итте. Фиоритуралар белән бизәлгән әлеге әсәрне Артур Гайсаров оста башкарды. Ул сәхнәдә куе кызыл төстәге ханнар киемендә чыгыш ясады.

Композитор үзе оркестр белән кыл-кубыз өчен биюнең яңа редакциясен тәкъдим итте. Биредә И.Камал камера академия коллективын халык коллективына алыштырган, нәтиҗәдә кырыс музыкаль әсәр яңа яңгыраш алып, ау сәхнәсен хәтерләтте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иҗат ителгән «Сугышта югалган солдатлар» вокаль балладасы кичәнең драматик кульминациясе булды.

Биредә И.Камал традицияләрне әйбәт белүче һәм оста драматург буларак ачылды. Монда җырның «сюжетын» аңлау өчен сүзләрен белү мөһим түгел. Ә оркестр партияләрен исә дирижер пультына баскан композитор совет киномузыкасы шедеврлары рухында яңгыратты.

И.Камал үзенең дусты, хезмәттәше һәм остазы Виталий Харисовка да хөрмәт күрсәтте. Концертта аның «Казан вальсы» яңгырады. В.Харисов үзе гитара партиясен башкарды. Кичә ахырында «Идел-Урал» сюитасының ике өлеше башкарылды, дип яза «Бизнес-онлайн».

Тинчурин театры матбугат үзәге

Дирижер Ильяс Камалның авторлык кичәсе узды
Дирижер Ильяс Камалның авторлык кичәсе узды