90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринда «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе үтте

Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясенә узды. Спектакльнең премьерасы 7-8 апрельда үтәчәк. “Мәдинә” – татар театрында шашкын дәртнең фаҗигага китерүенә багышланган беренче спектакль.

Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы.

Автор һәм режиссер Илгиз Зәйниев сүзләренәч, “Мәдинә” әсәрендә персонажлар үзләрен лирик яссылыкта түгел, фәлсәфи яссылыкта тоемлыйлар.

“Гөнаһ, ант, язмыш – төшенчәләре алар өчен буш, гадәт буенча гына әйтелә торган сүзләр түгел, ә чынбарлык. Биредә каһарманнарның күңелендә адәми (намус, иман) һәм кыргый (җенси дәрт) башлангычлары көрәшә. Һәм бу көрәш шигырь югарылыгына менеп (әсәр ак шигырь белән иҗат ителгән), каһарманнарны аз гына да аямыйча, язмыш хөкеменә ташлый” -, дип белдерде Илгиз Зәйниев.

Мәдинә ролен башкаручы Резедә Сәләхова спектакль әхлакый кыйммәтләргә багышланган һәм тәрбияви көчкә ия.

“Мәдинә язмышы кешеләрне гөнаһтан тыелырга чакыра һәм алар өчен җавап тотарга туры киләсен күрсәтә. “Мәдинә” спектакле героиняның фәхешлеге турында түгел, ә әхлак турында” -, дип сөйләде Муса Җәлил премиясе лауреаты Резедә Сәләхова.

Автор бу әсәрдә Кешене – Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәнә. Һәм шул гармония җимерелеп (динсезлек), кыргый дәртнең кеше күңелендә өстенлек алуын, автор тормышыбызда очраган күп фаҗигаләрнең башлангычы итеп кабул итә.

Пресс-служба театра им.К.Тинчурина

Тинчуринда «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе үтте Тинчуринда «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе үтте
Тинчуринда «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе үтте Тинчуринда «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе үтте