90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген “Кара пулат” мюзиклы премьерасы!

Тинчурин театры биш көн дәвамында  тамашачысын «Кара пулат» операсы белән сөендерәчәк.

18-22 майда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә композитор Элмир Низамовның «Кара пулат»  операсы куелачак. Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. «Кара пулат»  2015 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә әзерләнде. Төп рольләрдә Илүсә Хуҗина һәм Илгиз Мөхетдинов,

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, «Кара пулат»  операсы Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга гына булып калмыйча, ислам динен кабул итүгә багышланган чараларга килгән чит ил кунакларына татар тарихы, музыкасы, әдәбияты белән танышуга мөмкинлек тудыра.

“2015 елда операны куйганда театрның андый дәрәҗәдәге оркестры юк иде. Ә хәзер Тинчурин театрын Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрдан башка күз алдына китереп булмый. Мин операны тамашачылар яратып кабул итәр дип ышанам», – дип искәртте Элмир Низамов.

“Кара пулат”та баш рольне башкаручы Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина әсәрнең яңадан сәхнәгә кайтуы татар опера сәнгатен үстерүгә өлеш кертәчәк дип исәпли. Опера татар музакасын югары баскычка күтәреп, яңа исемнәр ачуын ассызыклап узды.

Билетлар

Кара пулат

Тинчурин театры матбугат үзәге

Бүген “Кара пулат” мюзиклы премьерасы!
Бүген “Кара пулат” мюзиклы премьерасы!