Экскурсия
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан халкын һәм башкалабыз кунакларын бай мирасыбызны чагылдырган «Кыз алу» йоласына чакыра. Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә.
Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты И.Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркесты тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүматлар китерелә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен күренекле ватан һәм чит ил композиторлары әсәрләре мисалында күрсәтәләр.
Биредә татар театры тарихы татар академия театрының беренче режиссеры, драматург һәм актер Кәрим Тинчуринның мавыгуы аша ачыла. Чәй саклау өчен шәхси капчыклар ясау буенча мастер-класс белән дәвам ителә. Экскурсия театр кафесында татар чәен әзерләү буенча мастер-класс һәм чәй эчү белән тәмамлана.