“Сәйяр” балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестивале үз эшен башлап җибәрде. Фестивальне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, “Татмедиа ” акционерлык җәмгыятенең “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары редакцияләре оештыра.
Фестивальгә республикабыз мәктәпләреннән барлыгы 246 эш кабул ителде. Бу көннәрдә мәртәбәле жюри эшләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныфлар, 5-8 һәм 9-11 сыйныфларга бүлеп тикшерде.
25 ноябрьгә кадәр, фестивальнең жюри әгъзалары, алдагы турга узган иҗади эшләр белән танышу өчен, Татарстан Республикасының районнарына юл тотачаклар. 21 ноябрь – Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, 22 ноябрь – Буа дәүләт драма театры, 23 ноябрь – Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, 24 ноябрь көнне –Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, 25 ноябрьдә исә Әлмәт татар драма театрларында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләячәкләр.
5 декабрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең бүләкләү, бәйрәм тантанасы узачак.
Тинчурин театры матбугат хезмәте