90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Сәйяр» фестиваленең йомгаклау тантанасы узачак

“Сәйяр” балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестивале үз эшен башлап җибәрде. Фестивальне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, “Татмедиа ” акционерлык җәмгыятенең​ “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары редакцияләре оештыра.

Фестивальгә республикабыз мәктәпләреннән барлыгы 246 эш кабул ителде. Бу көннәрдә мәртәбәле жюри эшләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныфлар, 5-8 һәм 9-11 сыйныфларга бүлеп тикшерде.

25 ноябрьгә кадәр, фестивальнең жюри әгъзалары, алдагы турга узган иҗади эшләр белән танышу өчен, Татарстан Республикасының районнарына юл тотачаклар. ​ 21 ноябрь – Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, 22 ноябрь – Буа дәүләт драма театры, 23 ноябрь – Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, 24 ноябрь көнне –Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, 25 ноябрьдә исә Әлмәт татар драма театрларында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

5 декабрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең бүләкләү, бәйрәм тантанасы узачак.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Тинчурин театрында «Сәйяр» фестиваленең йомгаклау тантанасы узачак Тинчурин театрында «Сәйяр» фестиваленең йомгаклау тантанасы узачак
Тинчурин театрында «Сәйяр» фестиваленең йомгаклау тантанасы узачак Тинчурин театрында «Сәйяр» фестиваленең йомгаклау тантанасы узачак