Татарча Русский English

Казанда «Ул кабызган утлар балкышы» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде («Татар-информ»)

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесенең гала-концерты узды. Күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 129 ел тулу һәм театрның 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Әлеге бәйгенең максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.

Бәйгенең сайлап алу этаплары Буа, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә узган иде. Республика мәктәпләрендә укучылар спектакльләрдән өзекләр күрсәтте, сәнгатьле сөйләм, җыр һәм башка иҗади номинацияләрдә көч сынашты. Ә Казан укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Милли драматургия театр фестивале кысаларында күрсәтелгән спектакльләрне карап, фәнни-иҗади эш, инша рәсем-эскиз һәм макет иҗат эшләрен башкарды. Оештыручылар әйтүенчә, 300 дән күбрәк мәктәп бәйгедә катнашырга теләк белдергән булган.

«Бу иҗади ярыш балаларның күңелендә гомерлеккә уелып калыр. Мин үзем дә кечкенә вакытымда шушы сәхнәдә чыгыш ясап йөргән идем. Бу бәйгеләр сезгә дә киләчәктә үз юлыгызны табуга ярдәм итсен», — дип теләде укучыларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади эшләрен Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Шамил Фәхретдинов, Зөлфия Вәлиева, К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова һәм җырчы, хормейстер Алия Хәмзина бәяләгән.

Кәрим Тинчурин театры сәхнәсеннән җиңүчеләргә бүләкләрне республиканың Биектау муниципаль районы хакимиятенең Мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова, Питрәч районы хакимиятенең Мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм башка мәртәбәле кунаклар тапшырды.

Гөлүзә Гыймалиева, «Татар-информ»