90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Татарстан районнарында Пушкин картасы белән спектакльләр күрсәтә

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Тинчурин театры Татарстан районнарында Пушкин картасы белән спектакльләр куя. Тамашаларга гадәттә мәктәп укучылары, студентлар Пушкин картасы белән килә.

Апрель аенда Тинчурин театры Чүпрәле (14 апрель), Теләче (20 апрель) районнарында спектакльләр күрсәтәчәк.

Шулай ук Тинчурин театры Казан шәһәрендәге мәктәпләрдә, уку йортларында да чыгышлар ясый. Мисал өчен 21 апрель көнне укучылар өчен “Залесный” мәдәният үзәгендә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле куелачак.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры Татарстан районнарында Пушкин картасы белән спектакльләр күрсәтә
Тинчурин театры Татарстан районнарында Пушкин картасы белән спектакльләр күрсәтә