Татарча Русский English

ТЕАТРДА ЯШӘҮ: ГҮЗӘЛ ГАРӘПШИНАГА- 50 ЯШЬ! (МӘДӘНИ ҖОМГА)

Тамашачыга ул сабыр холык­лы Миңнекәй (М.Кәрим, “Айгөл иле”), шаян Халидә (Ш.Фәхретдинов, “Эх, алмагачлары!”), явыз Фәхри (К.Тинчурин, “Сүнгән йолдызлар”) һәм башка дистәләгән рольләр аша яхшы таныш. Болар барысы да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан, Татарстанның атказанган артисты – Гарәпшина Гүзәл Мөдәррис кызы тудырган образлар. Бер үк артист сәхнәдә шушы кадәр үзенчәлекле һәм капма-каршы булган характерларны безне гашыйк иттерерлек итеп уйный ала икән! Бер көнне уңай, ипле ханымны уйнап, икенче көнгә үк әшәке хатын образына кереп һәм һәр ролен яратып башкару өчен иксез-чиксез талант таләп ителәдер. Гүзәл ханым тудыр­ган образлар җанга ятышлы, тамашачы хәтеренә нык уелып кала. Әлбәттә, Ходай бүләк иткән таланттан тыш, бу – тырыш хезмәт нәтиҗәсе, утыз ел дәвамында җыелган тәҗрибә дә инде. Хәер, утыз ел гына да түгелдер әле. Гүзәл ханым үз-­үзен хәтерли башлаганнан бирле сәхнәдә бит…
Булачак артистка бай табигатьле Актаныш районының Яңа Җияш авылында дөньяга килә. Йөз-кыяфәте дә, күңеле дә матур булсын дигән теләкләр белән әти-әнисе аңа Гүзәл дип исем бирә. Кызчыкның исеме җисеменә туры килә: ул кечкенәдән башлап, бүгенге көнгә тикле кешеләргә гүзәллек өләшә.  Һәр иҗатның чишмә башы — халык авыз иҗатында. Кечкенә Гүзәл борынгы җырларны ишетеп, милли йолаларны күреп үсә, аларда үзе дә катнаша. “Җыр – ул дога, балам” дип әйтергә гадәтләнгән әбиләре тәрбиясендә үскән кызчык җыр-моңга, биюгә, һәм, гомумән, сәхнәгә гашыйк була. Кечкенәдән үк ул авылларында үткән һәр бәйрәмдә диярлек халыкны үзенең моңлы тавышы белән әсир итә. “Сабантуйларын мин чабышкы ат сыман көтеп ала идем”, – дип хәтер йомгагын чишә Гүзәл Гарәпшина.
Үз авылларында мәктәп булмагач, Гүзәл, башка дуслары кебек үк, өч чакрым ераклыкта урнашкан күрше Богады авылына йөреп укый. Мәктәптән кайтып, өйдә бераз ярдәм иткәннән соң, яңгыр йә буран дип тормый – яңадан мәктәпкә ашыга. Кич белән анда бию түгәрәге, өйләренә тәмам караңгы төшкәндә генә әйләнеп кайта. Әти-әнисенең орышуына карамастан, бу шөгылен ташламый.
Сигезенче классны тәмамлаган айда Гүзәл очраклы гына рәвештә газетада Казан театр училищесына чакыру турындагы белдерү күреп кала. Җәйге яллар вакытында кунакка дип башкалага килә, әмма театр училищесын күз алдына китереп хыялланудан һаман саен курка. Гап-гади авыл баласын артистлыкка кем укырга алсын, Татарстанда аның кебек балаларның чуты юк бит, дип уйлый. Шулай да, ятып калганчы – атып кал, дигәндәй, барыбер тәвәккәлли. Ни гаҗәп, барлык имтиханнарны да уңышлы тапшыра. Иңнәренә канат куелгандай, туган авылына кайта. Әмма ул вакытта ике ел буе колхозда эшләмәсәң авылдан җибәрмиләр. Кыз барыбер җиңә һәм хыялын тормышка ашыру өчен Казанга юл тота. Училищеда Мәсгуть Имашев төркемендә укый башлый. Әмма уку йортының тулай торагы юк. Иптәш кызлары белән бергә бүлмә алып торырга мәҗбүр була. Алай “расхутлангач”, өстәмә акча кирәк. Гүзәл училищега идән юучы булып урнаша. Иртә белән дәресләргә, кич спектакльләргә йөри, ә аннары янә училищега – идән юарга йөгерә. Шуңа карамастан, Гүзәл ханым студент елларын елмаеп искә төшерә. Беренче чиратта, үзенең яраткан мөгаллимнәрен сагына ул. Аларга Шамил Бариев, Рабит Батулла, Фирдәвес Әхтәмова, Асия Хәйруллина кебек талант ияләре белем бирә. Фидаиларча үз эшенә бирелү – шулар өлгеседер…
Яшь артистканы Тинчурин театры режиссеры Равил Тумашев үз труппасына чакыра. Театр күбесенчә гастрольләр белән республика буенча йөри. Яшь кешене юллар романтикасы тарта. Гата Нуруллин, Мөнирә Шаһидуллина, Исламия Мәхмүтова кебек күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйнау бәхете тигәнгә сөенеп бетә алмый. Театрга килгәч, тәүге эше итеп, Гүзәл Гарәпшинага “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендәге Камилә ролен тапшыралар. Гүзәл шулай чын артистлар тормышына чума.
Гаилә мәхәббәтен дә Гүзәл ханым театрда таба. Гастрольләрнең берсендә күчмә театр шоферы Мәсгуть Гарәпшин белән таныша. Яшьләр арасында әүвәл дустанә мөнәсәбәтләр урнаша, аннан мәхәббәт башлана. Бүген алар инде улларының куанычын күрә. Гүзәл ханым — бәхетле ана, сөекле хатын да, меңәрләгән театр сөючеләрнең яраткан артисткасы да.
Соңгы елларда Тинчурин театрында карчыклар рольләрен күбесенчә Гүзәл Гарәпшина башкара. Бу амплуаны мин көтеп алдым, ди. Кечкенәдән үк үзе дә ике әби тәрбиясендә үскән кыз һәрвакыт аларның сөйләмнәренә, хәрәкәтләренә, холык-фигыльләренә игътибарлы булган. Бу рольләрне башкарган чакта ул үзенең хәтерендә уелып калган туган авылы карчыкларын күз алдына китерә. Шуңа күрә дә аның тарафыннан тудырылган әлеге образларны тамашачы яратып кабул итә. Рольләрне иҗат иткәндә режиссерның ярдәме зур булуын искәртә артистка. “Режиссерларның да төрлесе булды. Рәшит Заһидуллин безгә образларны ачуда бик нык булышлык итә. Бик талантлы кеше”, – дип коллегасы белән соклана ул.
Иң зур куанычым – яраткан гаиләм һәм театр, дип кабатлый Гүзәл. Хезмәт коллективын да ул гаилә дип атый. Чынлап та, тинчуринлылар һәрвакыт бер-берсенә җылы мөгамәләдә торып, тату ансамбль булып яшәве сокландыра. Анда эшләү дәверендә Гүзәл илледән артык төрле роль башкарган. “Сәхнәдә уйнарга түгел, ә яшәргә кирәк!” дип кабатлый ул үзе. Шуңа күрә тамашачы күңелен тетрәндерәдер дә. Озак еллар буе татар сәхнәсендә яши күрсен берүк!
Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА/Мәдәни җомга/5.03.2016