Татарча Русский English

СӨЙ ГОМЕРНЕ!

Жанры- шигъри драма.

Бу спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелде.

Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе — Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.

Авторы- Габдулла Тукай

Рәссамы —  Роман МОРОВ

Спектакльдә катнашалар:   Резедә Сәләхова,  Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов,    Илфак Хафизов.

Спектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (6+).

DSC_4186 DSC_4195 DSC_4207 DSC_4220  DSC_4241