90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ ТӘСЛИМӘ ФӘЙЗУЛЛИНАНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫЛАР

Бүген, 14 нче октябрь, Татарстанның халык артисткасы Тәслимә ханым Фәйзуллина белән хушлаштылар. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде. Матәм чарасында шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да катнашты.
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры — Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә: “Тәслимә Фәйзуллина республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган, гомере буе театрга һәм актерлык сәнгатенә тугры булган зур шәхес иде. Тәслимә апа кебек аек акыллы, талантлы кешеләр бик сирәк. Без сездән үрнәк алып яшибез. Без һәрчак синең белән”.
Күп еллар бергә эшләгән хезмәттәше – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Тәслимә апаның шәкертләре – Раил Мөхетдинов, Алмаз Фәтхуллин алыштыргысыз хезмәттәшенә, остазына соңгы рәхмәтләрен – Коръән аятьләре укып җиткерде.
Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина бүген Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнде.
Мөхтәрәм артисткабызның, яраткан хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.