Татарча Русский English

БАШМАГЫМ JAZZ

Жанры — мюзикл

Мәхәббәт башмакларга яисә распискага сатыла аламы? Сәрвәр белән Галимҗанның саф мәхәббәте комсызлык һәм саранлык тарафдарларын җиңеп чыга алырмы?

Ике гашыйкның кавышуына Башмак сәбәпче булган спектакльдә, беренче карашка, бар да гади. Ләкин Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзи кебек талантлы шәхесләр гадәти сюжеттан үлемсез әсәр иҗат иткәнгә, спектакль һәр чорда да үзенең актуальлеген югалтмый. 

“Башмагым JAZZ” спектакле дөньядагы иң бөек – Сөю хисенең бар байлыклардан өстен булуына тамашачыны кабат инандыдыр. Җыр-бию, көлкеле вакыйгаларга бай булуы белән һәркемнең күңеленә хуш килер. 

Байлык колы булып яшәгәнче, мәхәббәт колы булуың мең өлеш артык – шуны истән чыгармыйк!!!

Авторы — Таҗи Гыйззәт; Җәүдәт Фәйзи музыкасы

Режиссеры – Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН,  Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Куючы рәссам – Әсәл ИСМӘГЫЙЛЕВА

Дирижер һәм аранжировщик – Ильяс КАМАЛ

Хореограф – Резедә МУЛЛАГАЛИЕВА

Хормейстеры – Алия ХӘМЗИНА

Ут кую буенча рәссам - Тарас МИХАЛЕВСКИЙ

Инструменталь ансамбль җитәкчесе – Евгения ГЛУХОВА

Рольләрне башкаралар:

Сәрвәр – Гөлнара Байназарова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония артисткасы, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты

Галимҗан – Илнур Байназаров

Кәрим – Ренат Шәмсетдинов

Фәхрия – Гөлназ Нәүмәтова

Җиһан – Лилия Мәхмүтова

Зыя – Алмаз Фәтхуллин

Гаффар – Салават Хәбибуллин

Шымчылар – Артем Пискунов

                     – Зөлфәт Закиров

Сәрвәрнең дус кызлары – Резедә Сәләхова, Гүзәл Галиуллина, Айсылу Мөсәлләмова , Диләрә ФәттаховаЛандыш Ибәтуллина, Лилия Камалиева, Зөһрә Идрисова (КТУ студенты).

Галимҗанның дуслары – Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин, Фирдүс Сафин, Винер Фәйзуллин, Рамил Вафин (КТУ студентлары).

 

Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.

Спектакльнең премьерасы  2019 елның 27 июнендә булды.

Cпектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (12+).

DSC_9404 DSC_8092 DSC_8104 DSC_8369  DSC_9239 DSC_9382