Татарча Русский English
17:00 дә 27.04.19

Ай тотылган төндә (Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры)

Жанры — драма

Автор — Мостай Кәрим

Олы улы Юлморзаның яуда үлү хәбәре ыру башлыгы Тәңкәбикәне коточкыч авыр сынау алдына куя. Бабалардан килгән кануннар буенча, Тәңкәбикәнең уртанчы улы Акъегет тол калган җиңгәсе Шәфәкъка өйләнергә, Акъегетнең ярәшелгән кәләше Зөбәрҗәт төпчек угыл Ишморзага кияүгә чыгарга тиеш. Тәңкәбикә ике ут арасында кала: я, ул иренең васыятенә тугрылык саклап, Акъегет белән Зөбәрҗәтнең кавышуына рөхсәт бирә; яки, кануннарга буйсына һәм бер – берсен өзелеп сөйгән Акъегет белән Зөбәрҗәтне гомерлеккә бәхетсез итә. Киңәшләшү өчен ул ырудагы аксакалларны чакыра…

5f1edc5f0d6d6465a30b267802485710_XL 6eb58bcecce4b0c54d5e41d131e3dc02_XL DSC_8387 DSC_8559