91 СЕЗОН

Коллектив

ШАКИРОВ МАРСЕЛЬ РҮЗИЛ УЛЫ

Туган урыны:

Марсель Рүзил улы Шакиров 1972 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туа.

Мактаулы исеме:

М.Р. Шакиров, күпъеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" (2021) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

М.Р. Шакиров 1988-1991 нче елларда Казан елга техникумында белем ала. 1995-2001 нче елларда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Авиатөзелеш факультетын тәмамлый. 2004 нче елда Өстәмә һөнәри белем бирү институтында, 2006 нчы елда П.А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә квалификация күтәрү курсларын уза.

Театрда:

Директор урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Рүзил улы Шакиров 1992 нче елда Казан елга портында эшли. 1992-1994 нче елларда Россия Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә. 1994-1996 нчы елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр Министрлыгында техник хезмәттә, 1996-1998 нче елларда "Аракс" Яшьләр төркемендә, 1998-2000 нче елда "Арго Импульс" оешмасында, 2001 нче елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. 2008 нче елда Мәдәният өлкәсендәге югары казанышлары өчен Медаль белән бүләкләнә.

Контакты:

Телефон: 264-35-28; E-mail: marshak10@mail.ru