Коллектив

ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ

Туган урыны:

Ирек Галимулла улы Хафизов 1976 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылында туа.

Мактаулы исеме:

И.Г. Хафизов театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2017) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

И.Г. Хафизов, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның "Нәзер" әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный. Ул "Татаркино" оешмасының кастинг менеджеры буларак та билгеле. 2021 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының профком рәисе.

Рольләре:

Интерактив спектакль
Җилкәнсезләр
Җилкәнсезләр
Нуретдин
Дастан
Идегәй
Идегәй
Туктамыш хан
Комедия
Кияү урлау
Кияү урлау
Бәхет
Гыйбрәтле хәл
Мәдинә
Мәдинә
Кәрим
Музыкаль әкият
Асылкош
Асылкош
Ата, Гыйфрит, Ата, Гыйфрит
Драма
Өч аршын җир
Өч аршын җир
Мирвәли
Мелодрама
Син бит минем бергенәм
Син бит минем бергенәм
Сабир
Комедия
Эх, алмагачлары!
Эх, алмагачлары!
Галимҗан
Әкият
Шүрәле-online
Шүрәле-online
Камыр батыр
Әкият
Али баба һәм өч карак
Али баба һәм өч карак
Али баба
Музыкаль хикәя
Гашыйклар тавы
Гашыйклар тавы
Сафа
Моңсу комедия
Туй алдыннан
Туй алдыннан
Рафаэль
Мелодрама
Күрәсем килгән иде…
Күрәсем килгән иде…
Галимҗан
Мелодрама
Төш
Төш
Камил
Трагикомедия
Нәзер
Нәзер
Хикмәтулла
Моңсу комедия
Өзелгән яфраклар
Өзелгән яфраклар
Фәндәс
Комедия
Әллә язмыш, әллә ялгыш…
Әллә язмыш, әллә ялгыш…
Күзлек
Драма
Соңгы әсәр
Соңгы әсәр
Нургали Вагыйзов
Комедия
Өти балак Гөлүзә
Өти балак Гөлүзә
Марван
Мелодрама
Яшерен эзләр
Яшерен эзләр
Сәгыйть Хәкимович Булатов
Мелодрама
Мәхәббәт чишмәсе
Мәхәббәт чишмәсе
Алмаз
Моңсу комедия
Өченче бүлмәдә эт яши
Өченче бүлмәдә эт яши
Райман
Комедия
Шәкүр карак
Шәкүр карак
Илһам
Комедия
Танышулар-кавышулар
Танышулар-кавышулар
Мәрдән
Риваять
Йосыф-Зөләйха
Йосыф-Зөләйха
Дана, Ширбәтче
Комедия
Сакла, шартламасын!
Сакла, шартламасын!
Сәләхетдин
Драма
Без барыбыз да кешеләр
Без барыбыз да кешеләр
Полицейский