ХАФИЗОВ ИРЕК ГАЛИМУЛЛА УЛЫ
Туган урыны:
Ирек Галимулла улы Хафизов 1976 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылында туа.
Мактаулы исеме:
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2016)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2023)
“Тантана” театр премиясе лауреаты (2023)
Белеме:
И.Г. Хафизов, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).
Театрда:
Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2019 нчы елда Т.Миңнуллинның "Нәзер" әсәре буенча куелган Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектаклендә уйный. Ул "Татаркино" оешмасының кастинг менеджеры буларак та билгеле. 2021 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының профком рәисе.