ХАРИСОВ ЗӨФӘР НАЗЫЙМ УЛЫ
Туган урыны:
Зөфәр Назыйм улы Харисов 1956 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы, Түбән Табын авылында туа.
Мактаулы исеме:
ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (1983)
Үзбәк ССР Мәдәният министрлыгының һәм Үзбәкстан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк комитетының Мактау грамотасы
ТАССРның атказанган артисты (1988)
Татарстан Республикасының халык артисты (2004)
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005)
Казан шәһәре Мэрының Мактау грамотасы (2008)
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2016)
Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” халыкара Берлеге медале (2016)
Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы (2016)
Россия Федерациясенең атказанган артисты (2017)
"Габдулла Тукайның тууына - 135 ел" истәлекле билгесе (2021)
Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале (2021)
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы (2022)
"Казанга намуслы хезмәте өчен" аерымлык билгесе (2022)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2025)
Белеме:
З.Н. Харисов 1978 нче елда Казан дәүләт мәдәният институтының Театр режиссурасы факультетын тәмамлый (курс җитәкчесе - профессор Ширияздан Сарымсаков).
Театрда:
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, 1978 нче елда Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 1979-1980 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1981 нче елның 25 нче гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. 2013 нче елда Н.Хисамовның "Йосыф-Зөләйха" спектаклендә Йагъкуб роле өчен "Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә "Тантана" Республика театр премиясенә лаек була. 2018 нче елда ул фидакарь хезмәте өчен "Таяныч һәм авторитет" номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия була.