Коллектив

ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА РАФЫЙК КЫЗЫ

Туган урыны:

Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова 1950 елның 30 июнендә Әстерхән өлкәсе Нариман районы, Осиный бугор авылында туа.

Мактаулы исеме:

З.Р. Хәкимҗанова театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының халык артисты" (2003) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

З.Р. Хәкимҗанова 1966 нчы елда Әстерхан "Татар халык театры"нда эшли башлый, шул ук вакытта читтән торып, Әстерхан мәдәни-агарту училищесында белем ала.

Театрда:

Әстерхан Татар халык театрында эшләгән дәвердә, "Театр язы" фестивалендә бик күп җиңүләр яулаган Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова, 1974 нче елда элеккеге Республика Күчмә - бүгенге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә килә. Театрда беренче эше К.Гольдони әсәре буенча куелган "Ике хуҗаның хезмәтчесе" спектаклендә Джакомо роле була.