Коллектив

ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ ГЫЙЛВАН УЛЫ

Туган урыны:

Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин 1976 елның 22 августында Татарстан Республикасының Теләче районы, Зур Мишә авылында туа.

Мактаулы исеме:

А.Г. Фәтхуллин театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2016) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

А.Г. Фәтхуллин, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993-1998 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (хәзер институт) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өчен тупланган махсус студиядә белем ала. 1997 нче елда Ф.Г. Лорканың "Канлы туй" спектакле белән "Подиум-1997" театр мәктәпләре Халыкара фестивалендә катнаша (Мәскәү).

Театрда:

Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 1998 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган чакта ук, театрда барган спектакльләрдә актив катнаша. 2002 нче елда Төрки халыкларның VII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә, Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Хуҗа роле өчен, "Актерлык уңышы" номинациясендә җиңү яулый. 2009 нчы һәм 2019 нчы елда Республика дәүләт театрларының Театраль Сабан туенда Милли көрәш буенча Абсолют батыр кала һәм автомобиль белән бүләкләнә.

Рольләре:

Сатирик комедия
Аферист
Аферист
Миргали
Комедия
Беренче театр
Беренче театр
Хәмзә бай
Әкият
Тылсымлы арена
Тылсымлы арена
Юлбатыр
Җырлы-биюле комедия
Полиционер
Полиционер
Идеал
Булган хәл
Акча бездә бер букча
Акча бездә бер букча
Мисхәт
Драма
Өч аршын җир
Өч аршын җир
Поезд бригадиры, Беренче ир
Мелодрама
Гомер буе сине көтәм
Гомер буе сине көтәм
Рәхим абый
Тылсымлы комедия
Беренче мәхәббәт
Беренче мәхәббәт
Радик Маратович
Комедия
Эх, алмагачлары!
Эх, алмагачлары!
Илдар Фатыйхович
Әкият
Шүрәле-online
Шүрәле-online
Доктор Вирус
Әкият
Али баба һәм өч карак
Али баба һәм өч карак
Микүш
Драма
Соңгы әсәр
Соңгы әсәр
Хәлил
Комедия-буфф
Шаян Гөлшаян
Шаян Гөлшаян
Гыйләҗетдин бай
Комедия
Өти балак Гөлүзә
Өти балак Гөлүзә
Нури
Мюзикл
Башмагым JAZZ
Башмагым JAZZ
Зыя
Абсурд комедиясе
Кароль
Кароль
Бабай
Мелодрама
Мәхәббәт чишмәсе
Мәхәббәт чишмәсе
Җәмил
Комедия
Шәкүр карак
Шәкүр карак
Үзбәк
Комедия
Бала баласы балдан татлы
Бала баласы балдан татлы
Алмаз, Альберт
Комедия
Хаҗи әфәнде өйләнә
Хаҗи әфәнде өйләнә
Шакир
Риваять
Йосыф-Зөләйха
Йосыф-Зөләйха
Яшь җәрә, Икмәкче
Комедия
Ничек кияүгә чыгарга?
Ничек кияүгә чыгарга?
Сәйфулла
Мелодрама
Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату
Зиннәт
Комедия
Сакла, шартламасын!
Сакла, шартламасын!
Шәрифҗан
Трагедия
Соңгы риваять
Соңгы риваять
Шаһгали
Драма
Без барыбыз да кешеләр
Без барыбыз да кешеләр
Аммерс әфәнде