Коллектив

ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС КЫЗЫ

Туган елы:

6 Март 1966

Туган урыны:

Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина Татарстан Республикасы Актаныш районы, Яңа Җиаш авылында туа.

Мактаулы исеме:

Г.М. Гарәпшина театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2008) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Г.М. Гарәпшина Яңа Богады урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1981-1985 нче елларда Казан театр училищесында укый, 2005 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт) тәмамлый.

Театрда:

Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшина, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1985 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли, төрле пландагы рольләрне башкара.