ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС КЫЗЫ
Туган урыны:
Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина 1966 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Актаныш районы, Яңа Җиаш авылында туа.
Мактаулы исеме:
Г.М. Гарәпшина театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" (2008) дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Белеме:
Г.М. Гарәпшина Яңа Богады урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлагач, 1981-1985 нче елларда Казан театр училищесында укый, 2005 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт) тәмамлый.
Театрда:
Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшина, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1985 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли, төрле пландагы рольләрне башкара.