ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ ЗАҺИТ КЫЗЫ
Туган урыны:
Люция Заһит кызы Галләмова 1957 елның 25 февралендә Татарстан Республикасының Апас районы, Югары Балтай авылында туа.
Мактаулы исеме:
Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале дипломы (1998)
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2003)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2007)
Буа дәүләт сатира театрының Рәхмәт хаты (2012)
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең Рәхмәт хаты (2017)
Мәдәният хезмәткәрләре татар республика профсоюз комитетының Мактау грамотасы (2017)
Татарстан Республикасы Апас районы советының Рәхмәт хаты (2019)
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы (2020)
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе (2022)
Белеме:
Л.З. Галләмова 1974-1978 нче елларда Казан театр училищесында укый. Курс җитәкчеләре - Марсель Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова.
Театрда:
Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1987-1980 нче елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә алып баручы булып эшли. 1980 нче елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. 1998 нче елда Төрки халыкларның I "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә, И.Грекованың "Тол хатыннар көймәсе" спектаклендә Кәримә роле өчен, "Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә җиңү яулый.