90 СЕЗОН

Коллектив

ВӘЛИТОВ ГАБДЕЛСАМАТ ӘГЪЛИ УЛЫ

Туган урыны:

Габделсамат Әгъли улы Вәлитов 1956 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Әтнә районы, Шәкәнәч авылында туа.

Мактаулы исеме:

Г.Ә. Вәлитов күпъеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Белеме:

Г.Ә. Вәлитов, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1973-1978 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Театрда:

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделсамат Вәлитов 1978 нче елда, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ТАССРның Арча районы Күлле Киме авылы урта мәктәбендә укыта башлый. Шул ук вакытта Халык театрында куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара. 1980 нче елда Халык театрында Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган "Ир-егетләр" спектаклендә Әхтәм ролен башкаруы, Халык иҗаты һәм Үзешчән сәнгатьне үстерүдә актив катнашуы өчен, ТАССР Мәдәният министрлыгының I дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнә. 1983 нче елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли. 1989 нчы елда режиссер ярдәмчесе итеп күчерелә. Бүгенге көндә театрда реквизит цехы мөдире вазыйфасын башкара.