Нәзер чынлап та тота бит ул, моны һәр татар кешесе борынгыдан белә… Хисмәтулла белән Хикмәтулла бәләкәй чактан дуслар, бергә үскән, бергә яраткан кызларга өйләнешкән, хәтта бер көндә туй ясаган. Менә хәзер тирә-якта бомбалар шартлаганда, якты дөнья белән бәхилләшәм дип торганда, алар, исән калыр өчен, нәзер әйтешә – өйгә әйләнеп кайтсалар, хатыннарны бер атнага алмашып торырга….