Кызыклы вакыйгалар

Тинчурин театры мәзәкләре

Сәйдәшевнең батырлыгы

Кәрим абзый Тинчурин артык юаная башлагач, табибка бара. Табиб аңа аз ашарга, күп су коенырга, чи йомырка эчәргә һәм җәй буе сәпиттә йөрергә куша. Тинчурин ике сәпит сатып ала да, Салих Сәйдәшевне дә авылларга сәяхәткә чыгарга кыстый.

— Мин яңа пьеса өчен материал туплармын, ә син көйләр җыярсың! — ди драматург.

Чыннан да болар, Сәйдәшев белән икәүләп, сәпиткә атланып чыгып китәләр. Кайда су очрый — туйганчы коеналар болар. Ашауны кысалар, чи йомырка гына эчеп яши башлыйлар. Ләкин күпме генә ябыгырга тырышса да, Кәрим Тинчурин авырлыгы кимеми, гәүдәсе нечкәрми. Сәяхәтне тәмамлап Казанга кайткач, Сәйдәшевнең арыклыгын күреп, бөтен таныш-белешләре шакката:

— Салих, нәрсә булды сиңа? Әллә син хастаханәдә ятып чыктыңмы? Шыр сөяккә генә калгансың бит, бичара! — диләр.

— Әнә, Кәрим Тинчурин өчен ябыгып, ачка үлә яздым! —дигән Сәйдәшев.

Бәхәс

Кәрим Тинчурин бик сабыр холыклы, салмак кеше булган. Хатыны Заһидә ханым да тавыш-гауга куптара торган булмый. Шулай да бәхәсләр чыкканда Заһидә ханым күбрәк сөйли, ул өстенлек итә. Мәсьәләне чишү озынгарак китсә, Заһидә ханым:

– О Господи, сколько можно терпеть!— дигәч, Кәрим Тинчурин:

– Заһидә ханым урысчага күчте, Тинчуринга өйдә рәт булмас!— дип ашханәгә чыгып китә торган булган.

Күзлек хуҗасын эзли

Утырыш барганда, Кәрим Тинчурин күзлеген эзли икән. Бик озак эзләгәннән соң артистлар сорый:

—Ни эзлисез, Кәрим абый?—диләр.

– Күзлегемне әллә кая куйдым!— ди режиссер. Барысы да шаркылдап көлә башлый.

– Ни булды, нигә көләсез?—дип сорый Тинчурин.

—Кәрим абый, күзлегегез маңгаегызда бит!— дигәч, Кәрим Тинчурин күзлеген төшереп кия дә, башкаларга кушылып көләргә тотына:

—Мин күзлекне эзлим, күзлек мине эзли икән, ләбаса!—ди.

Исламия апада кунакта

Бервакыт Исламия Мәхмүтовага Минзәлә театрында эшләүче ахирәт дусты Венера Нигъмәтуллина кунакка килгән. Берзаман өй телефоны шалтырый. Трубканы Венера апа алган.

– Алло, исәнмесез Исламия апа! – дигән трубкадагы шат тавыш.

– Бу Исламия апаң түгел шул әле, Минзәләдән Венера апаң, – дигән кунак.

– Нигә, мин Минзәләгә эләктеммени? – дип аптырап сораган ди шалтыратучы, бераз тын торганнан соң.

“Кыр казларын…” җырла әле!

Бер елны Хәтер көнен үткәргәндә, оештыручылар Исламия Мәхмүтованы Сөенбикә-ханбикә итеп киендергәннәр. Менә аны КАМАЗ машинасы әрҗәсендә урнаштырган тәхеттә, Ленин урамы буйлап, Кремльгә таба алып баралар икән. Шулчак ике хатын яраткан артисткасына:

– Исламия, “Кыр казларын…” җырла әле! – дип кычкырганнар.

Килмәсен дә, йөрмәсен дә

Бер газета грипптан саклану чаралары турында иҗат кешеләре арасында сораштыру үткәргән. Исламия апага да шалтыратканнар.

– Исламия апа, грипп килә. Сез аны ничек каршы алырга әзерләнәсез? – дигәннәр аңа.

– Ии, наным! Берничек тә әзерләнмим. Ул бит минем туганым түгел. Килмәсен дә, йөрмәсен дә, – дигән артистка.

Кайсы Әнәс?

Театрга яңа өстәлләр китергәннәр. Бушатырга кеше кирәк икән. Театрда яңа гына эшли башлаган бер кызга:
– Әнәскә әйт, ташып куйсын, – дигәннәр. (Сүз сәхнә эшчесе Әнәс турында бара.)
Ә теге кыз өлкән яшьтәге артист Әнәс Галиуллинга шалтыратып:
– Әнәс абый, сезгә өстәл ташырга куштылар, срочно килегез! – дигән.
Озакламый тирләп-пешеп Әнәс абый да килеп җиткән. Эшнең нидә икәнлеге беленгәч, рәхәтләнеп көлгәннәр, ди.

Гашыйклар көне белән!

Бер журналист кыз Исламия Мәхмүтовага шалтыратып:
– Исламия апа, бүген 14 нче февраль – Гашыйклар көне! Сез бу көнне Хәлил абый белән ничек үткәрәсез? Бер-берегезгә матур сүзләр, мәхәббәт сүзләре әйтәсезме? – дип сораган.
– Иии, наным! Без Хәлил абыең белән бер-беребезгә андый сүзләр әйтер өчен елга шушы бер көнне көтеп утырмыйбыз инде. Без андый матур сүзләрне көн саен, гомер буе бер-беребезгә әйтәбез, – дигән Исламия апа көлеп.

Проститутка өчен парик

Бервакыт Люция Галләмованы, оештыру сәләтен күреп, артистлык белән бергә, постановка бүлеге җитәкчесе итеп тә куялар. Менә “Бәйрәм белән, кызлар!” спектаклен чыгарганда “девушка по вызову” ролен башкаручы артисткага парик кирәк була. Китәләр болар спектакльнең рәссамы Роман Моров белән “Муравейник” сәүдә йортына. Париклар сата торган җирне эзләп табалар. Рәссам белән күпсанлы парикларга күз йөртеп чыккач, Люция Галләмова сатучы яшь кызга, көр тавышы белән сәүдә йортын яңгыратып:
-Девушка, нам нужен парик для проститутки. Покажите нам, пожалуйста, вот те парики! –дип, берничә парикка төртеп күрсәтә.
Сатучы кыз бер мәлгә авызын ачып катып кала. Аның әле моңарчы беркайчан да болай итеп фахишәгә парик эзләп йөргәннәрен күргәне булмагандыр. Ләкин кыз тиз аңга килә һәм сораган парикларны алып бирә. Рәссам белән Люция парик сайлый, якын-тирәдә сатучы хатыннар аптырап, кызыксынып боларны күзәтә. Бераздан алып гәүдәле Роман Моров:
-Девушка, примерьте, пожалуйста! – дип, бер парикны сатучы кызга суза.
Кыз кызарып чыга, киеп караудан баш тарта. Люция Галләмова аны үгетли:
-Ну, девушка, примерьте уж. Наша проститутка копия как вы! – ди. Кыз аның саен баш тарта. Шунда Люция Галләмова эшнең нидә икәнлеген аңлап алып:
-Девушка, вы нас неправильно поняли. Мы из театра. Мы ищем парик для актрисы, играющей девушку легкого поведения. Помогите, пожалуйста! – дигәч, кыз жиңел сулап куя. Кирәкле парик та алына.

Җиләкле гастрольләр

1976 нчы елда театрда Равил Тумашев Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектаклен чыгара. Төп роль Гомәр ролен – Наил Шәйхетдинов башкара.
Бервакыт, театр әлеге спектакль белән җәйге гастрольләргә чыгып китә. Бер авылда Наил абыйның хатыны Миңнегөл ханым, Зөләйха Хәкимҗанова белән, күп итеп җир җиләге җыйган. Әрәм итеп булмый бит инде: кич, спектакль вакытында, сәхнә артында алар кечкенә электр плитәсендә вареньесын да кайната. Клуб эче башларны әйләндерерлек хуш ис белән тула. Икенче көнне халык:
– Артистлар шулхәтле әйбәт уйнадылар, хәтта чын җиләк исләре чыккан кебек булды, – дип, мактап сөйләгәннәр, ди.

Актуаль шигырь

Тимер Зиннуров талантлы артист һәм оста гармунчы булудан тыш гаять җор телле кеше дә була. Бервакыт артистлар гастрольгә кузгалалар. Юлда театр хәлләре, илдә бәяләр арту турында кызу гапләшү булып ала. Шунда Тимер әфәнде:
Бәяләр арта,
Күтәрелә тариф;
Квартплата түли алмый
Үлеп китте Гариф, – дип, күз ачып йомганчы актуаль шигырен дә чыгара.
Автобус эче алкышларга күмелә.

Өй салганда

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар Идел аръягындагы бакча өйләрен үз куллары белән төзегән. Түбәсен эшләгәндә Хәлил ага өстән үлчәп, Исламия ханым ул әйткән размерда такталарны кул пычкысы белән кисеп, аңа астан биреп торган. Хәлил ага такталарны кадаклаганда, һаман:

-Тагын дөрес кисмәгәнсең! – дип, сукрана икән.

Берзаман Исламия ханымның түземлеге беткән:

– Әле син шулаймыни?! Рәхмәт әйт! Синең кайчан Халык артисткасының пычкы тотып такта кискәнен күргәнең бар?! – дигән дә ачу белән пычкысын атып бәргән. Моны күреп, Хәлил ага:

– Юк, син дөрес кискәнсең, мин үзем ялгыш үлчим икән бит, карчык! – дип, Исламия ханымны юмалап тынычландырган. Шуннан соң алар эшләрен дәвам иткәннәр, йортларын матур гына салып чыкканнар.

Бик калдырыр идек тә…

Тинчурин театры артистлары “Сүнгән йолдызлар” спектакленең беренче куелышын, Укытучылар көне уңаеннан, Казан шәһәренең бер мәктәбендә уйныйлар. Барысы да әйбәт, тик мәктәпнең сәхнәсе генә бик кечкенә икән. Шунлыктан аулак өй күренешендә катнашучы артистлар сәхнәгә генә сыешмаганлыктан, алга, халык янына да төшеп уйнарга мәҗбүр була. Җитмәсә, бераздан Мәхдүм белән Исмәгыйль дә керә. Инде сәхнә тәмам кысрыклана. Мәхдүм яшьләрдән “…үзен кумауларын, аны да аулак өйдә калдыруларын үтенә”.  Шунда бер артист:

– И-и Мәхдүм, бик калдырыр идек тә… үзебезгә дә урын юк бит әле монда! – ди, тыныч кына.