91 СЕЗОН

Проектлар

Театр журналистлары клубы

«Журналистика мәктәбе»нең II сезоны 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе» проектының II сезоны старт алды. Проект театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителде.

«Журналистика мәктәбе»нә өлкән сыйныф укучылары, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар һәм, гомумән, театрны яратучылар чакырыла. Дәресләр театрда айга 1 тапкыр уздырыла. Лекцияләрне театр юнәлеше экспертлары алып бара.

Проект катнашучылары драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен арттырачак. Укучылар белемнәрен практик яктан да ныгытачак: алар әзерләгән  материаллар, рецензияләр Тинчурин театры социаль челтәрләрендә урнаштырылачак, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә.

«Журналистика мәктәбе»нең II сезонының беренче дәресе 13 ноябрьдә узды. Лекциянең спикеры – Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова. Дәрес темасы: «Язарга яки язмаска. Театраль рецензияләрне мисаллар ярдәмендә анализлау».

Беренче дәрес кысаларында проектның I сезонына да йомгак ясалды. Иң актив катнашучыларга театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сертификат һәм бүләкләр тапшырды. Лекциядән соң катнашучылар «Хан кызы Турандык» спектаклен карады, соңыннан шушы постановка буенча «мәктәп»нең беренче өй эшен эшләде – рецензия язды.

Проектның икенче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театры премьералары, спектакльләренә бушлай керә алачак. Катнашучыларның эшләре балл системасында бәяләнәчәк. Театраль сезон ахырында актив катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, иң актив укучыларны бүләкләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Тинчурин театры өчен яңа түгел. 2021 елда «Театр журналистлары клубы» эшләп килде. Ә 2023 елда әлеге проект яңартылган форматта даими рәвештә тормышка ашырыла.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе» проектының I сезоны старт алды. Проект театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 6 ноябренә кадәр онлайн-теркәлү буенча кабул ителде. Проектка барлыгы 143 гариза килде.

«Журналистика мәктәбе»нә өлкән сыйныф укучылары, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар һәм, гомумән, театрны яратучылар чакырыла. Дәресләр театрда айга 1 тапкыр уздырыла. Лекцияләрне театр юнәлеше экспертлары алып бара.

Проект катнашучылары драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен арттыра. Укучылар белемнәрен практик яктан да ныгыта: алар әзерләгән  материаллар, рецензияләр Тинчурин театры сайты һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылачак, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә.

2023-2024 театраль сезон дәвамында Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең 7 дәресе узды. Аның спикерлары булып К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, театр тәнкыйтьчесе, театр белгече, педагог Нияз Игъламов, филология фәннәре кандидаты, доцент, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко, Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов һәм Әдилә Хәсәнова чыгыш ясады. Моннан тыш, проект катнашучылары «Һөнәр» XV Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең белем бирү программасы лекцияләрен дә тыңлады.

Проектның беренче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театрының былтыргы сезон премьераларын, аерым алганда «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», «Җан Баевич», шулай ук узган еллардагы премьераларны: «Җилкәнсезләр», «Ашина», «Акча бездә бер букча» спектакльләрен карады. Моннан тыш, катнашучылар караган спектакльләре буенча рецензияләр язды. Аларның эшләре театрның социаль челтәрләрендә, «Идель» республика яшьләр журналында басылды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Тинчурин театры өчен яңа түгел. 2021 елда «Театр журналистлары клубы» эшләп килде. Ә 2023 елда әлеге проект яңартылган форматта даими рәвештә тормышка ашырыла.

 

 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан «Театр журналистлары клубы» театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан барлыкка килде. Әлеге проектның инициаторы – театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

2021 елның 3 мартында клуб үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче утырышында филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов; филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши, танылган журналистларыбыз – Люция Хәбибуллина, Рузилә Мөхәммәтова, Эльмира Нуруллина яшь журналистлар алдында үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Клубның икенче утырышында филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗанов «Драматургия нигезләре» дигән темага лекция укыды.
Соңыннан журналистларыбызга «Театр журналистлары клубы» таныклыклары тапшырылды.

Клубның өченче утырышында театр тәнкыйтьчесе Нияз Рәүф улы Игъламов «Театр һәм журналистика» дигән темага лекция укыды.

23 апрель Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре – М.С. Мөбәрәков һәм П.А. Соколовский «Татар драматургиясе үсеше», «Конфликт – драманың нигезе», «Арт-тәнкыйтьнең заманча үсеш тенденцияләре» дигән темаларга лекция укыды.

26 апрель театр тәнкыйтьчесе, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе эксперты Н.Р. Игъламов «Спектакльне анализлауга кереш. Рецензия жанрлары» һәм Сәнгать белеме дәүләт институтының фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе эксперты Е.И. Рябова «Фестивальләр эшен һәм башка мөһим театр вакыйгаларын яктырту. Процессны тышкы һәм эчке яктан күзәтү» дигән темаларга лекцияләр укыды. Әлеге тематик лекцияләр Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында узды.

27 апрельдә театр тәнкыйтьчесе, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе экспертлар советы рәисе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н. Тихоновец «Театр бүген – чикләр яки тартылу үзәге? », театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В. Кораблина «Музыкаль журналистика. Музыкаль спектакль турында ничек язарга?» дигән темаларга лекция укыды. Тематик лекцияләрне Театр журналистлары клубы һәм ирекле тыңлаучылар игътибарына тәкъдим ителде.

28 апрель Россия Театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Ю.Т.Юдина «Театрның коммуникацион стратегиясе» һәм «Россия театры һәм заман таләпләре. Театр журналисты ниләр белергә тиеш?» дигән темаларга чираттагы лекция укыды.

29 апрель театр белгече, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме Г.Н. Фәттахова «Театр журналистикасы һәм театрның әдәби бүлеге. Хезмәттәшлек тәҗрибәсе» дигән темага лекция укыды.

Театрыбызда тематик лекцияләр 23-29 апрельдә Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында узды.