Проектлар

Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары

Лаборатория заманча һәм актуаль форматта татар телендә иҗат итүче милли драматургларыбызны барлау һәм театраль мәйданга тарту максатыннан оештырыла. Яңа формалар табу, жанрларга яңача караш – театр сәнгате өлкәсендә һәрчак мөһим даими процесс. Лаборатория шулай ук театрлар иҗатын яктыртучы яшь журналистларның һөнәри осталыгын үстерү бурычын үти.

Коллаборацион лаборатория-семинарын оештыручылар:

– ТРның Мәдәният министрлыгы;

– ДБО “К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры”;

– К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршындагы Татар драматургия үзәге.

Коллаборацион лаборатория-семинары партнерлары:

– ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды;

– ТР Театр әһелләре берлеге;

– ТР Язучылар берлеге;

– Казан дәүләт мәдәният институты.

Коллаборацион лаборатория-семинарының максатлары:

– ТР һәм Казан милли театрларының репертуарын тулыландыру максатыннан, татар телендәге сәхнә әсәрләрен барлау;

– яшь театр журналистларын, тәнкыйтьчеләрен, режиссерларын, сценографларын һәм композиторларын үстерү.

Коллаборацион лаборатория-семинарының бурычлары:

– татар телендә драма әсәрләрен язуга теләк уяту;

– иҗади бердәмлек булдыру максатыннан, авторлар, композиторлар, режиссерлар, сценографлар һәм яшь журналистларны бер мәйданга җыю;

– катнашучылар һәм театрның үсешен нәтиҗәле итү өчен “драматург – режиссер – композитор – сценограф – яшь журналист” иҗади берлеген булдыру;

– иҗади идеялар һәм уку программасын тормышка ашыру өчен яңа мәдәни-агарту мәйданчыкларын төзү;

– театр коллективларының репертуарын баету;

– драматурглар, режиссерлар, композиторлар, сценографлар, яшь журналистлар арасында профессиональ элемтәне ныгыту;

– яңа тамашачылар сафын арттыру.

Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары 2021 нче елның 26-29 нчы апрелендә узды.

Лаборатория-семинар кысаларында театраль эскизлар тәкъдим ителде. Иҗат төркемнәренең эшен бәяләделәр:

– театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе эксперты Н.Р. Игъламов;

– театр тәнкыйтьчесе,“Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе экспертлар советы рәисе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н. Тихоновец;

– Сәнгать белеме дәүләт институтының фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе эксперты Е.И. Рябова;

– театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В. Кораблина;

– Россия Театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Ю.Т. Юдина;

– профессор, Филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов;

– театр белгече, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме Г.Н. Фәттахова.

Лаборатория-семинарның иҗат төркемнәре:

1. “Ашина” (драма). Автор – Р.Зәйдулла. Эскиз режиссёры – И.Нуриҗанов. Сценограф – А.Малых. Композитор – А.Сөнгатуллина. 

Артистлар: З.Харисов, И.Хәсәнов, З.Вәлиева, И.Хафизов, Х.Хөснетдинов.

2. “Балам-багалмам” (мелодрама). Автор – З.Хөснияр. Эскиз режиссёры – Л.Нурель. Сценограф – Ю.Олейник. Композитор – Л.Таһирова.

Артистлар: Р.Шәмсетдинов, З.Вәлиева, А.Фәтхуллин, Г.Хафизова, Г.Гайнуллина, З.Закиров, Л.Камалиева.

3. “Кияү урлау” (комедия). Автор – С.Юзеев. Эскиз режиссёры – Р.Саттарова. Сценограф – Л.Хөсәенова. Композитор – Г.Тимербулатова.

Артистлар: З.Харисов, Л.Мәхмүтова, И.Хафизов, З.Закиров, Б.Зиннәтуллин, С.Хәбибуллин. Л.Камалиева.

4. “Соңгы мираж” (романтик кыйсса). Автор – М.Гыйләҗев. Эскиз режиссёры – Л.Әхмәтова. Сценограф – Е.Горшкова. Композитор – Г.Закирова.

Артистлар: З.Харисов, С.Мифтахов, Р.Минханов, Р.Шәмсетдинов, И.Хафизов, Г.Нәүмәтова, А.Пискунов, Ил.Хафизов, И.Байназаров, Н.Шәехов (КТУ студенты). Күмәк күренешләрдә КТУ студентлары һәм театр артистлары катнаша.

5. “Янгын” (драма). Автор – З.Хәким. Эскиз режиссёры – Б.Минкин. Сценограф – Е.Горшкова. Композитор – А.Абдуллина.

Артистлар: Җ.Әсфәндьярова, А.Фәтхуллин, Х.Хөснетдинов, С.Хабибуллин,  Л.Камалиева, Э.Никитин.

29 нчы апрельдә ябылу тантанасы узды. Әлеге түгәрәк өстәлдә эскпертлар һәм оештыручылар лаборатория-семинар эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, катнашучыларга сертификатлар һәм статуэткалар тапшырылды.