91 СЕЗОН

Проектлар

Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы

Фестивальнең төп максатлары – Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары коллективлары катнаша ала. Җиңүче дип игълан ителгән гаилә һәм мәктәп театрын Тинчурин театры шефлыкка ала.

Оештыручылар:

–  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • ДБО «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры».

Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы

2023 елның 2 ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

 

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын Татарстанда беренче тапкыр берләштергән мондый бәйгене Тинчурин театры оештырды. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланды.

Гала-концертта Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров катнашты.

Фестивальдә катнашу өчен мәктәп һәм гаилә театрларыннан 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы Татарстан районнарыннан 100гә якын гариза килде.

Сайлап алу турлары 7-20 октябрь аралыгында узды. Аларда Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 58 коллектив килеп катнашты.

Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артситы Илфак Хафизов һәм театрыбыз артисты Зөлфәт Закиров бәяләде. Сайлап алу туры көнендә катнашучылар Тинчурин театры репертуарындагы спектакльләрне карады.

Гала-концертта фестивальдә катнашучылар спектакльләрен дә күрсәтте. Бүләкләү барышында катнашучылар һәм җанатарлар арасында өч смартфон уйнатылды.

Фестивальдә Казан шәһәре Мәскәү районының Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе беренче урынга лаек булды. Укучылар Ш.Хөсәенов әсәре буенча «Әни килде» спектаклен күрсәтте. Шулай итеп, Тинчурин театры әлеге гимназияне шефлыкка алды.

Икенче урыннарны Минзәлә гимназиясе каршындагы Р.Муллин исемендәге театр һәм кино студиясе һәм Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназиясе  театр түгәрәге коллективлары  бүлеште.

Өченче урынга өч коллектив лаек булды: Тукай муниципаль районы Калмия гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач муниципаль районы Балтач гимназиясе, Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап төп белем бирү мәктәбе театр түгәрәкләре.

Җиңүчеләргә Тинчурин театры, фестиваль партнерлары – «Сәхнә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сөембикә» журналларыннан бүләкләр тапшырылды.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелде.

 

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

 

«Иң яхшы хатын-кыз роле»: (Ш.Хөсәенов «Әни килде»)

Казан шәһәре Идел буе районының «Галәм» 18 нче гимназиясенең театр түгәрәге

 

«Иң яхшы ир-ат роле»: (Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»)

Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе театр түгәрәге

 

«Нурлы сәхнә»: («Өч кыз»)

Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең театр түгәрәге

 

«Югары миссия»: (Г.Тукай «Таз»)

Балык Бистәсе муниципаль районы Балалар иҗат үзәге театр түгәрәге

 

  «Патриотик әсәр»: «Безгә сугыш кирәкми»

Кукмара муниципаль районы Кукмара шәһәренең А.М.Булатов ис. күппрофильле лицее театр түгәрәге

 

«Тарихи шәхесләрне зурлау»: (Н.Мостафина «Театрның югалмас атасы»)

Нурлат шәһәре Советлар Союзы каһарманы М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең театр түгәрәге

 

  «Моңлы тавыш»: (М.Маликова «Оҗмах балалары»)

Казан шәһәре Совет районының 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр түгәрәге

 

  «Иң яхшы ансамбль»: («Кайтаваз»)

Арча муниципаль районының Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр түгәрәге

 

  «Эксперимент»: (Гөлнара Искалиева «Катлаулы имтихан») 

 Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицее театр түгәрәге

 

   «Бай костюм»: (Радик Фәизов «Садака»)

Мөслим муниципаль районы Мөслим авылының Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең театр түгәрәге

 

  «Гаилә тарихы»:

  Имамиевлар гаиләсе. Әниле-уллы Ландыш белән Анель Имамиевлар.
 

Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы

 

2024 елның 8 ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

Әлеге фестиваль республикада икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Гала-концертта Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры  Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов катнашты.

«Чыннан да, безнең мондый бәйгеләр бик күп. Монысы аеруча мәгънәле, кирәкле һәм тәрбияви. Мәктәп яшеннән үк театрны, шәхесләрне белеп үсү – зур горурлык һәм кирәкле эш», – дип ассызыклады Нурия Хашимова.

Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килде. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның гомуми саны 700гә җитте. Алты көн дәвамында 6 жюри әгъзасы – Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизов, талантлы артистлар Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова катнашучыларга бәя бирде.

«Фестивальләрдә катнашу үзенчә бер горурлык булса, анда җиңү – җитди эш һәм бик зур тырышлык нәтиҗәсе. Әти-әниләрегезнең горурлык чыганагы булып, зур уңышларга ирешеп яшәгез һәм укыгыз», – дип теләде Минзәлия Закирова.

Сайлап алу турларында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте.

«Сез мәктәпләрегездә үз сәләтегезне гел чарлыйсыз, спектакльләрдә катнашасыз, үз иҗат җимешегезне олы сәхнәгә менеп күрсәтү дәрәҗәсенә җиттегез. Талантлы балаларга – аерым караш, аларга ярдәм итәсе, алар белән бергә эшлисе килеп тора. Мин ышанам: җиңүчене үз канатыбыз астына алачакбыз», диде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Гала-концертта фестивальдәге иң яхшы номерлардан өзекләр күрсәтелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар:

 

«БЕРДӘМЛЕКТӘ – КӨЧ» – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе җанатарлары

«ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ» – Эльмира Гайфуллина белән Зөлфия Сәйфуллинаның авторлык эшендәге роле, Казан шәһәре Мәскәү районының «Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«ГАИЛӘ ТАРИХЫ» – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

«ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ» – Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрендәге Һади роле өчен Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «33 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучысы Данил Петров

«ИҢ ЯХШЫ АНСАМБЛЬ» – Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мөслим авылы «Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Асылташ» балалар театры  коллективы

«МАХСУС БҮЛӘК» – Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең «Чулпан» театры коллективы

«МИЛЛИ МИРАС» – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

«МОНОЛОГ» – Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы «М.З.Шакиров исемендәге Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе театр түгәрәге коллективы

«ПАТРИОТИК ӘСӘР» – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

«НУРЛЫ СӘХНӘ» – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

III УРЫН – Казан шәһәре Идел Буе районының «6 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы

III УРЫН – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Кукмара 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге  коллективы

III УРЫН – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Сәхнә» театр түгәрәге  коллективы

II УРЫН – Яр Чаллы шәһәренең «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Тылсым» театр студиясе коллективы

II УРЫН – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы

Ә төп бүләккә – I урынгаМинзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясе коллективы лаек булды. Аларны Тинчурин театры шефлыкка алды.

Шулай ук гала-концерт барышындакатнашучылар һәм җанатарлар арасында смарт-сәгать, портатив колонка, чыбыксыз, зур колакчыннар, портатив аккумулятор (power bank) уйнатылды.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.