90 СЕЗОН

array(0) { }
Татар классик музыка җәүһәрләре
Концерт
6+

Баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры концертлар циклын тәкъдим итә. Әлеге концертларның иң мөһим тематик юнәлеше – татар профессионал музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең әсәрләрен кабат халыкка кайтару һәм популярлаштыру.

Сәйдәшевнең музыкаль сәләте иртә ачыла. Аның кулына беренче алган инструменты гармоника була. Аннан соң туганнары аңа рояль сатып ала. Бөек композиторның беренче остазы – халык музыканты Заһидулла Яруллин, соңыннан аны Казан музыка училищесының күренекле педагоглары укыта. Әтисе улы Салихны бер дә күрмичә вафат була. Ул апасы гаиләсендә тәрбияләнә. Апасының ире – алдынгы татар зыялыларының күренекле вәкилләренең берсе Шиһаб Әхмәров була.

Билетлар:

Татар классик музыка җәүһәрләре Татар классик музыка җәүһәрләре Татар классик музыка җәүһәрләре Татар классик музыка җәүһәрләре