Утка очкан күбәләктәй…
2 сәгать 15 минут
Романтик драма
12+

Җаны яктыга, җылыга тилмергән, мәхәббәткә, назга сусаган Мөнәвәрәне ире сугышка киткәндә үз урынына урманчы итеп калдыра. Яшь хатын Сәфәре утырткан урманны күз карасыдай кадерләп саклый. (Хәер, халык урманга тими, кырыс холыклы Сәфәр кайтыр да, җәзасын бирер дип курка.) Көннәрнең берендә, ирен көтеп дүрт ел буе беръялгызы урманда җан асраган Мөнәвәрәнең “күңел урманы”нда көтелмәгән үзгәреш була.
Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә “гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык” дип, гүя күбәләктәй, утка ташланыргамы?
“Утка очкан күбәләктәй…” – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турындагы романтик спектакль.

Спектакльнең премьерасы 2021 елның 21 февралендә булды.

Режиссер — Зөфәр Харисов
Рәссам — Ленар Гыйльметдинов
Композитор — Ильяс Камал
Ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров

Рольләрне башкаралар:

Мөнәвәрә — ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ
Юлчы — ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ, Фәрхәт Мөхәммәтҗанов (КТУ студенты)
Яшь Мөнәвәрә — КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ
Фатыйма — ФӘТТАХОВА ДИЛӘРӘ
Кәримә — Альбина Гашигуллина
Нәгыймә — Венера Низамова (КТУ студенты)
Сания — СИРАЕВА АЛЬБИНА, Ләйсән Мәрдәнова (КТУ студенты)
Әлфинур — ИБРАҺИМОВА ЛУИЗА, Лиана Мөхәммәтҗанова (КТУ студенты)
Гайфәрә — Сәкинә Минханова
Әхмәдулла — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС, Рамил Минханов
Ильяс — НИКИТИН ЭДУАРД, Алмаз Һадиуллин (КТУ студенты)
Фатыйх — Фәрхәт Мөхәммәтҗанов (КТУ студенты)
Сәлим — Инсаф Нәҗипов (КТУ студенты)
Гомәр — Айгиз Фәттахов (КТУ студенты)
Гармунчы егет — АХУНОВ АЛМАЗ, Инсаф Нәҗипов (КТУ студенты)
Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй… Утка очкан күбәләктәй…