90 СЕЗОН

array(0) { }
Ефәк баулы былбыл кош
2 сәгать 20 минут
Мелодрама
12+

Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана

Аяз Гыйләҗев әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә тыл һәм сугыш ветераннары өчен район картлар интернат-йорты урнашкан. Авыр тормыш юлы үтеп, картлык көнендә шушы йортка килеп эләксәләр дә, алар зарланмыйлар, ялгызлыкларын карусыз гына кабул итәләр. Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми.

Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган.

Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы?

Спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә.

Спектакльнең премьерасы 2016 елның 25 ноябрендә булды.

Драматургы — Аяз Гыйләҗев
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Наилә Кумысникова
Композиторы — Мәсгут Имашев
Хормейстеры — ХӘМЗИНА АЛИЯ

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош Ефәк баулы былбыл кош