90 СЕЗОН

array(0) { }
Без — кырык беренче ел балалары
2 сәгать 05 минут
Повестьтән өзекләр
6+

Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән “Без – кырык беренче ел балалары” повесте 1968 нче елда языла. 1969 нчы елда “Казан утлары” журналында басыла, аннан өч тапкыр җыентыкларда, ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) дөнья күрә. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Һәм шушы әсәре белән (“Атадан бала яшь кала”, Казан, 1969) М.Мәһдиев СССР Язучылар Союзына әгъза итеп кабул ителә.

 “Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип язган М. Мәһдиев үзенең әлеге әсәрендә.

Спектакльнең премьерасы 2012 елның 2 маенда булды.

Авторы — Мөхәммәт Мәһдиев
Инсценировка ясаучы — СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Роман Моров

Билетлар:

Без — кырык беренче ел балалары Без — кырык беренче ел балалары Без — кырык беренче ел балалары Без — кырык беренче ел балалары Без — кырык беренче ел балалары