2 сәгать 5 минут
Комедия
6+
Илһам, Франциядән килгән дусты белән, данлыклы ат карагы – Шәкүр карак турында кино төшерергә дип, туган ягына кайта. Бу хәбәр тыныч кына үз көнен күреп яткан авыл халкын җанландырып җибәрә. Инде булачак киноның сценариясе дә, “артистлары” да әзер. Җиһаз-аппаратуралар белән акчасы да җитәрлек. Ләкин… кино төшерү өчен авылда (хәтта районда да) атлар юк икән!.. Бу мәсьәләне хәл итү өчен ике сугыш кичкән Габдулла карт, атлар эзләп, ерак юлга чыга…
Спектакльдә бүгенге татар авылының кырыс чынбарлыгы сурәтләнә.
Спектакльнең премьерасы 2008 нче елның 25 нче апрелендә булды.
Билетлар:
Өч аршын җир
Хыялый
Син бит минем бергенәм
Гөләндәм туташ хатирәсе