90 СЕЗОН

array(0) { }
Кара пулат
2 сәгать 20 минут
Музыкаль әсәр
6+

Туган ил ул – мәңгелек ил –

                                                                    дөнья беткәнче исән!..

                                                                                                 Туган илдән аерылма

бәхетле булыйм дисәң!

                                                                                                                (Р.Харис)

Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята.

Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы  тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый…

Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап- ак кимнән хан кызы пәйда була…

Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

P.S. Кара пулат — Болгардагы 14 нче гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән.

Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны бул­ган. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хө­кем ителгән кешеләрне ябып тот­каннар.

Спектакльнең премьерасы  2015 елның 20 гыйнварында булды.

Либретто авторы — Ренат Харис
Режиссер - сценографы — Георгий Ковтун (Мәскәү)
Композиторы — Эльмир Низамов
Костюмнар буенча рәссамы — Әсәл Исмәгыйлева
Сәхнә бизәлеше — Владимир Самохин
Хормейстеры — Динә Венедиктова (хор)
Концертмейстеры — Екатерина Горбунова

Рольләрне башкаралар:

Нәргизә — Гөлнара Гатина
Турыбатыр — Рузил Гатин
Карабатыр — Артур Исламов
Чичән — ХАРИСОВ ЗӨФӘР
Мәмәт — Денис Ханбаба
Хор — БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР, Динә Венедиктова, Ләйсән Дәүләтшина, Лилит Ёлчян, Эльвира Титова, Гүзәл Камалова, Илсөяр Низамиева, Илгиз Мөхетдинов, Иван Савиных, Руслан Хәбибуллин, Дмитрий Дорофеев, Илья Казаков

Билетлар:

Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат Кара пулат