90 СЕЗОН

array(0) { }
Төн яна учакта
2 сәгать 10 минут
Мелодрама
6+

Яшьләрне авылда калдыру максатыннан мәктәпне тәмамлаучыларга паспорт бирелмәгән еллар…
Зәйнәпнең шәһәрдә белем аласы, анда үз юлын, үз бәхетен табасы килә. Шуңа да ул өзлексез авыл советы йорты бусагасын таптый. Һәм көннәрнең берендә теләгенә ирешә: яшь кыз паспортын кулына төшерә. Ләкин бушлай түгел…яшьлеге, сафлыгы, бәрабәренә!
Тик күз яшьләре, рәнҗештән башланган тормыш кызга бәхет китерерме? Еллар үткәч йөрәктәге яралар төзәлерме? Һәм иң мөһиме: ни өчен ата-ана ялгышы өчен балалар җавап тотарга тиеш?
Мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт кебек темаларны үз эченә алган әлеге спектакль һәркемнең дә үз язмышы үз кулында икәнлеген искәртә.

Спектакльнең премьерасы 2011 нче елның 4 нче маенда булды.

Драматургы — Хәбир Ибраһим
Режиссёры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Сергей Скоморохов
Спектакльдә — "Ялгыз тәкәрлек" җыры яңгырый (Г.Исмаева көе, Х.Ибраһим сүзләре)

Рольләрне башкаралар:

Хәят — МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ, Исламия Мәхмүтова
Зәйнәп — ВӘЛИЕВА ЗӨЛФИЯ, Илсөяр Сафиуллина
Гөлсирин — НӘҮМӘТОВА ГӨЛНАЗ, СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ, Лия Вилданова
Рамазан — ПИСКУНОВ АРТЕМ, ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ, Илфак Хафизов

Билетлар:

Төн яна учакта Төн яна учакта Төн яна учакта Төн яна учакта