2 сәгать 10 минут
Мелодрама
6+
Рабигага ярәшелгән Габдрәхим, сәбәбен аңлатып тормастан, туй алдыннан эзсез-нисез юкка чыга.
Менә көннәрнең берендә Көмеш Ярга утыз ел элек ярәшелгән тәүге мәхәббәтен күрергә дип, Америкадан Рабига кайтып төшә. Ләкин аны биредә үзәк өзгеч хәлләр көткән икән… Беткән-таралган авылда нибары ике кеше – акылы зәгыйфь Зиннәт һәм Габдрәхимнең әҗәл белән тарткалашып ятучы анасы Сәмәрия карчык кына калган…
Ләкин ике көннән авылга югалган Габдрәхим дә кайтып төшә. Ләкин ялгызы гына түгел… бала көткән никахлы хатыны белән бергә…
Спектакльнең премьерасы 2006 елның 28 апрелендә булды.
Билетлар:
Син бит минем бергенәм
Алай түгел, болай ул
Гомер буе сине көтәм
Гөләндәм туташ хатирәсе