Ул үз әйләнә-тирәсендәге тормышны уңай якка үзгәртүгә иреште.
Ходай һәм кешеләр каршындагы авыр җаваплылык йөген намус белән тартты.
“Кыйссаи Йосыф” — Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнеп язылган Көнчыгыш халыкларының әдәби-фольклор ядкяре.
Ул язылган көненнән алып бүгенгәчә үз әһәмиятен, актуальлеген җуймаган кыйсса. Ул дөреслек һәм халык бәхете өчен үз-үзен аямаган, нәтиҗәдә төрле газапларга дучар булган юмарт, намуслы һәм эчкерсез кешенең чиксез хөрмәткә лаек булуы турында. Ул түбәннән буй җитмәслек биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала алу турында. Һәм, әлбәттә инде, ул гомер бакый кешеләргә яшәү көче биргән Мәхәббәт кыйссасы да.
Әдәбият галиме, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист һәм журналист Нурмөхәммәт Хисамовның “Йосыф-Зөләйха” әсәре Кол Галинең үлемсез “Кыйссаи Йосыф” поэмасына нигезләнеп иҗат ителгән. Эпик әсәр зур осталык белән драма теленә күчерелгән. Өстәвенә, проза теле шулкадәр шигъри аһәңдә бирелгән: нәтиҗәдә, чорлар һәм мәдәниятләр арасындагы чикләре җуелган әсәр бар халыклар һәм дәверләр өчен дә тормыш энциклопедиясе булып тора.
Спектакльнең премьерасы 2012 нче елның 22 декабрендә булды.
Рольләрне башкаралар:
Билетлар: