18 июньдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан театрларының XIV Сабантуе уздырылды. Бәйрәмдә 10 театр коллективы һәм танылган сәнгать әһелләре катнашты.
Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештырды. Шулай Казан шәһәр Думасы депутаты, ООО “Альвар» оешмасы директоры Рушан Илдус улы Минһаҗев, Казан ТЮЗы, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле Сабантуйны уздыруда ярдәм күрсәтте.
Театр Сабантуендагы 13 ярышта К.Тинчурин, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә, Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Г.Камал исемендәге академия, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы, Әлмәт, Г.Тукай исемендәге Әтнә һәм Чаллы курчак театрлары катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр:
Сабантуйның баш Батыры – Г.Кариев театры актеры Муса Камалов.
70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгындакөрәш батырлары:
1 урын – Ильфат Гыйбадуллин (Кариев театры)
2 урын – Раушан Мөхәммәтҗанов (Әлмәт театры)
3 урын – Элмир Нургалиев (Әлмәт театры)
80 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында кадәрге көрәш батырлары:
1 урын – Муса Камалов (Кариев театры)
2 урын Алмаз Фәтхуллин (Тинчурин театры)
3 урын – Илфак Хафизов (Тинчурин театры)
80 килограммнан артык үлчәү авырлыгындагы көрәш батырлары:
1 урын – Илназ Хисмәтуллин (Минзәлә театры)
2 урын – Рөстәм Гайнетдинов (А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры)
3 урын – Эмиль Ерофеев (“Әкият” курчак театры)
Авыш баганага менү:
1 урын – Юрий Павлов (Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры)
2 урын – Айдар Фәтхрахманов (Тинчурин театры)
3 урын – Наил Ибраһимов (Кариев театры)
Чүлмәк вату:
1 урын – Илдус Габдрахманов (Камал театры)
2 урын – Илнур Байназаров (Тинчурин театры)
3 урын – Лилия Нәҗипова (“Әкият” курчак театры)
Бию марафоны:
1 урын – Юлия Выборнова, Илфак Хафизов (Тинчурин театры)
2 урын – Илнур Гайниев, Зөлфирә Гәрәева (Минзәлә театры)
3 урын – Артур Шәйдуллин, Ләйсән Гатауллина (Камал театры)
4 урын –Ләйсән Миңнеәхмәтова, Нияз Садыйков (“Әкият” курчак театры)
Хатын-кызлар арасында таяк тартышу:
1 урын – Фәррәхова А. (Минзәлә театры)
2 урын – Гөлназ Әгъзәмова (А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы)
3 урын – Айсылу Мөсәлләмова (Тинчурин театры)
Ирләр арасында таяк тартышу:
1 урын – Рәсүл Хәсәнов (Түбән Кама театры)
2 урын – Илдар Шаһимәрданов (Кариев театры)
3 урын – Илнар Гатиятуллин (Әтнә театры)
Ирләр арасында аркан тартышу:
1 урын – Айрат Арсланов, Минвәли Габдуллин, Әминов, Алмаз Сабирҗанов, Булат Хафизов (Камал театры)
2 урын – Латыйпов, Габделкадыйров, Нургалиев, Кинҗәгулов, Фәхертдинов (Чаллы театры)
3 урын – Илнур Гайниев, Нуриәхмәтов, Бәдертдинов, Нуриев, Гайфуллин (Минзәлә театры)
Хатын-кызлар арасында аркан тартышу:
1 урын – Фәррахова, Хәйретдинова, Әскәрова, Хәбирова, Бәдертдинова (Минзәлә театры)
2 урын – Илфира Сафиуллина, Фәнзиля Гарипова, Һиндия Галиуллина, Гүзәлия Галәвиева, Рәзинә Заһидуллина (Әтнә театры)
3 урын – Чулпан Әскәрова, Рәзинә Камакаева, Мөнирә Җәләевә, Физалия Габидуллина, Рузилә Гомәрова (Чаллы театры)
Ир-атлар арасында армреслинг:
1 урын – Илназ Гафиятов (Тинчурин театры)
2 урын – И.Әминов (Камал театры)
3 урын – Ф.Бәдриев (Минзәлә театры)
Хатын-кызлар арасында армреслинг:
1 урын – Фәррахова (Минзәлә театры)
2 урын – Люзия Чупашова (Түбән Кама театры)
3 урын – Ольга Ковылова (“Әкият” курчак театры)
Волейбол
1 урын – А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы
2 урын – Г.Камал театры
3 урын – К.Тинчурин театры
Парлап капчыкта сикерү:
1 урын – Тамчыгөл Сәләхова, Рәдис Гарипов (Түбән Кама театры)
2 урын – Эльвира Җаббарова, Рәис Әхмәтзакиров (Кариев театры)
3 урын – Таһир Бәшәров, Зөлфия Бәшәрова (Тинчурин театры)
Гер күтәрү:
1 урын – Егор Митрофанова (Чаллы курчак театры)
2 урын – Артур Әхмәтов (Кариев театры)
3 урын – Олег Кинҗәгулов (Чаллы театры)
Капчык сугышы:
1 урын – Линар Муканбетов (“Әкият” театры)
2 урын – Алмаз Шаһимәрданов (Әлмәт театры)
3 урын – Рәдис Гарипов (Түбән Кама театры)
Ирләр арасында көянтә-чиләк белән йөгерү:
1 урын – Салават Хәбибуллин (Тинчурин театры)
2 урын – Андрей Мокренко (Чаллы курчак театры)
3 урын – Фаил Сафиуллин (Әлмәт театры)
Хатын-кызлар арасында көянтә-чиләк белән йөгерү:
1 урын – Гулүсә Сөнгатуллина (Камал театры)
2 урын – Гүзәл Шәрәфуллина (Кариев театры)
3 урын – Сабира Усманова (Түбән Кама театры)
Ирләр арасында кашыкка күкәй куеп йөгерү:
1 урын – Айрат Мифтахов (Әлмәт театры)
2 урын – Радик Сафиуллин (Әтнә театры)
3 урын – Рәис Әхмәтзакиров (Кариев театры)
Хатын-кызлар арасында кашыкка күкәй куеп йөгерү:
1 урын – Индира Маликова (Чаллы театры)
2 урын – Тамчыгөл Саләхова (Түбән Кама театры)
3 урын – Алсу Сибгатуллина (Әлмәт театры)
Театрларның Сабантуйдагы рейтингы:
1 урын – К.Тинчурин театры
2 урын – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры
3 урын – Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры
4 урын – Г.Камал театры һәм А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры
5 урын – Әлмәт театры
6 урын – “Әкият” курчак театры
7 урын – Г.Тукай исемендәге Әтнә театры һәм Чаллы курчак театры.
XIV Театраль Сабантуйның мәгълүмати партнерлары: «Татар-информ» информацион агентлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, ГТРК «Татарстан», «Татар радиосы», «Болгар», «Тәртип», «Күңел», «Китап» радиолары, Matbugat.ru сайты, «Реальное время» интернет газетасы, «Ватаным Татарстан», «Челнинские известия», «Комсомольская правда», «Известия Татарстана», «Казанские ведомости», «Көмеш кыңгырау», «Мензеля», «Минзәлә», «Татарлар», «Безнең гәҗит», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Акчарлак», «Ирек мәйданы» газетлары һәм «Сәхнә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары.
Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша. Чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.
К.Тинчурин театры матбугат үзәге